Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бораулаучы – горур яңгырый!

30 ноября 2012, 07:22

935

0

0

Октябрьский техникумын тәмамлаганнан соң, 20 яшьлек егет хезмәт эшчәнлеген "Әлмәтбурнефть" трестының тампонаж конторасында машинист булып башлый. Аннан соң армиядә хезмәт итә Уфа нефть институтында белем ала һәм үзенең туганнарыдай якын булган Әлмәт бораулаучылары коллективына әйләнеп кайта. Югары уку йортын тәмамлаган иҗади һәм эзләнүчән егеткә бораулаучыдан производство-техника бүлеге начальнигы, аннан соң Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең РИТС начальнигы урынбасарына кадәр юл үтү өчен нибары 12 ел вакыт кирәк була.
1977 елда Михаил Николаевич Азнакай бораулау эшләре идарәсенең баш инженеры итеп билгеләнә. Бу чорда ул уйлап табу һәм рационализаторлык белән бик күп шөгыльләнә. Нәкъ менә шул елларда М.Александровның хезмәте "Мактау билгесе" ордены белән бәяләнә.
Грамоталы, үзенә һәм үз кул астында эшләүчеләргә карата таләпчән, җитәрлек хезмәт тәҗрибәсе туплаган Михаил Николаевичны 1980 елда яңа төзелгән Баулы бораулау эшләре идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Предприятиенең эшчәнлек географиясе Татарстанның, шулай ук Көнбатыш Себернең бик күп чыганакларын колачлый. Авырлыкларның чиге булмый, ләкин М.Александров Баулы бораулаучылары коллективын ул киеренке еллар аша лаеклы алып чыга.
1990 елда М.Александров ерак Һиндстанда нефть чыганакларын эзләү буенча бораулау контракты җитәкчесе итеп билгеләнә. Чит илдә эш оештыру өчен дипломатлык сәләте дә, түземлелек һәм эшне тирәнтен белү таләп ителә. Алты ел вакыт сизелмичә уза. Һиндстаннан әйләнеп кайткач, Михаил Николаевич Алабакүл кирпеч заводы коллективын җитәкли, ул анда лаеклы ялга чыкканчы эшли. СССРның мактаулы нефтьчесе, ТР атказанган нефтьчесе, "Татнефть" ААҖның мактаулы нефтьчесе, СССРның нефть сәнәгате отличнигы М.Александровның бүген дә көч һәм энергиясе ташып тора, ул яшь буын бораулаучыларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Ул яхшы гаилә башлыгы да, тормыш иптәше белән алар игелекле балалар - уллары Александрны һәм кызлары Иринаны тәрбияләп үстергәннәр.
Хөрмәтле Михаил Николаевич! Баулы бораулау эшләре предприятиесе коллективы сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрикли! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек тели. Иң мөһиме - якыннарыгыз сезне сөендереп яшәсеннәр, ныклы таяныч һәм терәк булсыннар! Сезгә һәръяклап уңышлар телибез!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев