Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ана көне белән!

23 ноября 2012, 05:47

939

0

0

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Ана көне билгеләп үтелә.
Әни кеше гомерен, тырышлыгын, яратуын иң кадерле кешеләренә - балаларына багышлый. Һәрбер ана балаларының акыллы, белемле булуына, уңышка ирешүенә омтылып яши. Әни булу - җиңел түгел, өстәвенә ана бурычын бик күпләргә хезмәт һәм җәмәгать эше белән берләштереп алып барырга туры килә. Ләкин сез, хөрмәтле хатын-кызлар, һәрвакыт гаиләнең җаны, йорт учагын саклаучы булып каласыз.
2012 ел башыннан безнең районның 408 хатын-кызы ана булды. Барлык туган балаларның 141е - гаиләдә беренче, 186 сабый - икенче булып дөньяга килгәннәр, 66сы - өченче, 15е - дүртенче бала. Быел 218 баулылы ана капиталына (гаилә) сертификатлар алдылар. Баулы районында 400гә якын, шул исәптән "Баулынефть" идарәсендә хезмәт итүче 187 хатын-кыз дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр! Тормыш, ышаныч һәм мәхәббәт бүләк иткәнегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга әниләрен алыштыручыларга аеруча олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Мондый батырлык өчен сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Сезнең йөрәкләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм игелеклелек, йортларыгызда иминлек хакимлек итсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев