Флёра Якупованы 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
3 гыйнварда кадерле кызыбыз һәм туганыбыз Флёра Мөхәммәтриза кызы ЯКУПОВАга 55 яшь тула. Сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч, тигез тормыш, шатлык-куанычлар телибез.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Әниең һәм барлык туганнарың исеменнән сеңелең Люзия.
Нет комментариев