Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлебез Сиринә Бакированы 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

30 декабря 2016, 13:44

689

0

0

Исергәп авылында туып-үскән тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Сиринә Гамир кызы БАКИРОВАның 5 гыйнварда 55 яшьлек юбилее. Аңа бөтенебез исеменнән сәламәтлек, озын гомер, тигез тормыш, балалар һәм оныклар бәхете телибез.

Тормыш иптәшемә

Яңа гына яп-яшь, нечкә билле

Үсмер кызга күзем төшкәнем.

Бүгенгедәй истә, кыюланып,

Син минеке, кызкай, дигәнем.

Мәңге риза сиңа бер Ходаем,

Мәңге риза мондый бәхеткә.

Мәңге риза - тиңсез балаларым,

Чиксез бәхет, шатлык оныкларым.

Иңгә-иңне терәп, 34 ел

Тормыш корабында йөзәбез.

Бер-беребезгә булган якын хисне

Күз сирпүдән аңлап торабыз.

Язмыш тулы, бәхет ташып тора,

Бер-береңне аңлап яшәсәң.

Бөтен бәхет үз кулыңда синең,

Хөрмәт белән тормыш бизәсәң.

Бәхет гөле үреп тормыш кордык.

Хөрмәт булды синнән һәркайчан.

Пар канатлар безнең каерылмасын,

Тигез картлык сорыйм Ходайдан.

Мәңге риза сиңа бер Ходаем,

Мәңге риза мондый бәхеткә.

Мәңге риза - тиңсез балаларым,

Чиксез бәхет, шатлык оныкларым.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәше, балалары, кияүләре, киленнәре, оныклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев