Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда гомере буе пешекче булып эшләгән Тәлига апаны юбилее белән котлыйлар

26 декабря 2016, 08:12

763

0

0

Баулыда гомере буе пешекче булып эшләгән Тәлига апаны юбилее белән котлыйлар

- Мин Исергәп авылында туып-үстем. Безнең гаиләбез бик зур иде. Ун бала арасыннан сигезебез исән-сау үстек. Ул вакытларда тормыш үзенә күрә җитеш иде инде. Сугыш чыгып кына күпме ятимнәр барлыкка килде, күпме ачлык, газаплар күрергә туры килде. Шулай да кешеләрнең күңелләре яхшылыкта, изгелектә булды. Яшьтән үк эш белән мәшгуль булдык инде. Басудан-кырдан кайтып та керми идек, куна калып эшләгән чакларыбыз еш булды, - дип сөйли тыныч кына Тәлига апа.

Аның күкрәген фидакарь хезмәт өчен һәм юбилей медальләре бизи. Тәлига апа бик яшьли Баулының интернат-мәктәбенә (хәзерге 2нче санлы мәктәп) ашханәгә пешекче булып урнаша. Гомере буе шул бер эштә эшләп лаеклы ялга чыга.

- Минем хезмәт стажым ярты гасырга тула, - ди юбиляр. Лаеклы ялга чыккач та, универмагта 7 ел җыештыручы булып эшләгән ул.

Юбилей көнендә аны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Эмиль Галимов тәбрик итте. Тәлига апаны бәйрәме уңаеннан шулай ук 2нче санлы мәктәп директоры Вера Подавалова һәм универмаг кибетендә бергә эшләгән хезмәттәшләре, ул вакытта сәүдә үзәге директоры булып эшләгән Сәвия апа Минетдинова да килде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев