Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

09 ноября 2012, 04:59

967

0

0

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур җаваплылык белән бәйле, ул бик күп көч һәм энергия таләп итә. Районыбызда һәм шәһәребездә тынычлыкны һәм иминлекне тәэмин итүгә сез еш кына шәхси вакытыгызны сарыф итәсез, көнен дә, төнен дә кешеләргә ярдәмгә киләсез, мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачасыз, шәһәр һәм авыл урамнарында патрульлек итәсез, юллардагы тәртипне күзәтәсез. Сезнең актив катнашыгыздан тыш бер генә бәйрәм дә, бер генә массакүләм чара да үтми. Без, Баулы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре югары һөнәри осталык ярдәмендә киләчәктә дә районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгын ышанычлы сакларлар, дип өметләнәбез.
Авыр хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Гаиләгездә дә, эшегездә дә сезгә уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев