Туганым Венера Ситдыйкованы юбилее белән котлыйм
1 октябрьдә якын туганым Венера Галимулла кызы СИТДЫЙКОВАга 80 яшь тула! Аны чын күңелдән юбилее белән котлыйм, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бары тик изге теләкләр телим.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсы йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт һәрчак читләп узсын
Шул теләкләр миннән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән Люция Шәрәфетдинова.
Нет комментариев