Хәләл җефетем Венера Ситдыйкованы котлыйм
Венера Галимулла кызы СИТДЫЙКОВАга 1 октябрьдә 80 яшь тула. Ул минем хәләл җефетем. 10 ел бергә торабыз. Аны олуг юбилее белән тәбрик итәм, сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларына һәм оныкларына тәүфыйк телим.
Ярый әле син бар бәхетемә,
Өлешемә тигән көмешем.
Язмышымның серле бакчасында
Минем өчен үскән җимешем.
Мохтар Афзалов.
Нет комментариев