Коллегабыз Ләйсән Сәетгәрәеваны юбилее белән котлыйбыз
Хөрмәтле коллегабыз Ләйсән Миңнегали кызы СӘЕТГӘРӘЕВАны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, аларның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Күңелең синең һәрчак шулай
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр
Сиңа туасы һәр көнгә.
"Хезмәткә дан" газетасы һәм Баулы телевидениесе коллективлары.
Нет комментариев