Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

05 октября 2012, 05:07

1569

0

0

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, ветераннар! Сезне ихлас күңелдән Укытучы көне белән тәбриклим!
Безнең һәркайсыбыз беренче укытучысын - язарга һәм укырга гына түгел, ә Ватанны, туган йортны, гаиләне яратырга өйрәтүче дәресләр биргән кешене яхшы хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Хөрмәтле педагогларыбыз! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, түземлегегез, үз хезмәтегезгә һәм балаларга мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга, үстерергә ярдәм итә. Сез малайларга һәм кызларга үз һөнәрләрен, тормыш юлларын табарга булышасыз. Мәгариф системасында тупланган барлык уңай тәҗрибәне саклап, белемне тагын да киңрәк таратуга булышлык итүче педагогик инновацияләрне актив рәвештә куллануга кертәсез.
Хезмәтегезгә тугрылык саклаганыгыз, зирәк акылыгыз һәм түземлелегегез өчен сезгә олы рәхмәт белдерәм. Игелекле хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, сәләтле һәм игелекле укучылар, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм татулык телим. Тормышларын мәгариф системасына багышлаган һәм бүгенге көндә лаеклы ялдагылар алдында да хөрмәт белән баш иябез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев