Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Корбан гаете мөбарəк булсын!

11 сентября 2016, 20:39

752

0

0

Корбан гаете мөбарəк булсын!

Барлык Баулы мөселманнарын изге Корбан бəйрəме белəн чын күңелдəн котлыйм!

Бу бəйрəм көннəрендə безнең районыбыз мəчетлəрендə тантаналы азан ишетелə, барлык мөселманнар Аллаһы Тəгалəгə багышлап дога кыла. Корбан бəйрəме өлкəннəргə кадер-хөрмəт күрсəтергə, мохтаҗларга ярдəм итəргə, якын кешелəр турында кайгыртырга, балаларда иман һəм игелек тəрбиялəргə өйрəтə. Əлеге изге бəйрəм дөньяның үзе кебек үк борынгы хакыйкатьне хəтеребезгə төшерə: малы күп булган түгел, якыннары белəн бүлешкəн кеше генə чынлап бай була.

Горурланып əйтə алабыз, Баулы мөселманнары башка конфессия вəкиллəре белəн гасырлар буе дус-тату яшилəр, моның белəн җəмгыятьтə үзара аңлашуны һəм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертəлəр. Килəчəктə дə шулай булыр дип ышанам.

Кадерле баулылар! Сезне ихлас йөрəктəн изге бəйрəм белəн тəбриклəп, Корбан гаете йортларыгызга - бəрəкəт, гаилəлəрегезгə бəхет китерсен дип телим. Барыгызга да саулык-сəламəтлек, күңел тынычлыгы насыйп булсын.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев