Наил Саматовны юбилее белән котлыйбыз
Хәнсевәр авылында яшәүче кадерле әтиебез Наил Самат улы САМАТОВның 10 сентябрь көнне олы юбилее! Кадерле әтиебез сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез бәхетле, бәрәкәтле картлыкта яшәвеңне телибез.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барабыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә,
Сүнмәсен әткәй көчең.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Рәйсә, киявең Вәсил.
Нет комментариев