Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Суфиян Нәгыймовны 80 яше белән котлыйбыз

08 сентября 2016, 11:43

1026

0

0

13 сентябрьдә Исергәптә яшәүче яраткан әтиебез, бабабыз Суфиян Миңлеәхмәт улы НӘГЫЙМОВка 80 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабабыз сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Ул рәхмәтлекләр, галәм кебек иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, аяулы, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, барыбыздан да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, җан тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын. Матур картлык кичерергә язсын.

Данлы хезмәт лачыны син, әткәй!

Армый эшләү өчен яратылган.

Җирдә иңрәр якты бер моң булып,

Чал каурыйлар коела канатыңнан.

Мондый могҗизаны күреп яшәү

Мөмкинме соң бары безгә генә?!

Нинди бәхет: "Рәхмәт! Рәхмәт!" дию,

Туры карап сабыр күзләреңә.

Иң изге теләкләр белән улың Илдар, киленең Римма, оныкларың Рузил, Идрис.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев