Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз

27 сентября 2012, 12:25

1162

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез Сәгадәт Газиз улы ӘХМӘТШИНны 60 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! Ул чирек гасыр дәвамында үз көч-энергиясен, иҗатын, тырышлыгын Баулы район газетасына багышлады. Район халкының төп мәгълүмат чарасы булган газетаның дөнья күрүенә, аның эчтәлекле һәм күркәм бизәлешле булуына зур өлеш кертте. Әдәби сәхифәләрдә урын алган иҗаты һәрчак хисчәнлеге, нечкә тоемлауга нигезләнгән, күңел кылларын тибрәндерерлек булуы, юморы белән аерылып тора.

Тырыш һәм намуслы хезмәте, шулай ук ихласлыгы һәм ярдәмчеллеге белән ул коллективта хөрмәт казанды. Шундый матур тормыш бәйрәме белән котлап, без аңа исәнлек-саулык, иминлек, уңышлар, бәхетле озын гомер телибез.

Синең әле алкышларга

Күмелә торган чагың.

Настоящий егет булып

Күренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,

Нибары алтмыш кына.

Күтәрелгән чагың гына

Гомерең балкышына.

"Хезмәткә дан" район газетасы коллективы һәм ветераннары

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев