Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Нефтьче көне белән!

31 августа 2012, 07:02

1293

0

0

Моннан 66 ел элек, нефть катламнары ачылу белән бергә, Баулы районы тарихында яңа сәхифә ачылды, төбәк үсешендә яңа этап башланды. Һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге тармак безнең икътисад өчен базис булып тора. Шуңа күрә Баулыда нефтьче һөнәре иң хөрмәтле һәм мактаулылардан санала. Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре производство бурычларын уңышлы үтәп кенә калмыйлар, бер үк вакытта районның социаль-мәдәни өлкәсен үстерүгә дә зур өлеш кертәләр һәм хәйрия чараларында катнашалар. "Баулынефть" идарәсенең өлеше аеруча зур. Моның өчен нефтьчеләребез үз якташларының олы рәхмәт хисләренә лаек.

Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате көне белән тәбриклибез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек, һәрбер йортка муллык һәм бәрәкәт телибез.

Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев