Бәйрәм белән!
Ислам культурасының борынгы традицияләренә барып тоташкан Ураза бәйрәме - әхлакый яңарыш бәйрәме, үткәннең асылына төшенү һәм киләчәккә өметләр баглау көне булып тора. Татарстан мөселманнары, шул исәптән Баулы мөхтәсибәте дә безнең җәмгыятьтә милләтара татулыкны һәм диннәрнең бер-беренә ихтирамын ныгытуга ярдәм итә.
Хөрмәтле райондашларым! Ураза тоткан мөселманнарның рухи ныклыгы, мәрхәмәте һәм риясызлыгы иминлек, тынычлык хакына кылынучы изге гамәлләрнең нигезе булсын. Ураза байрәме һәр йортка игелек, иминлек һәм сөенеч алып килсен!
Нет комментариев