Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хатын-кыз булу ул - сәнгать

13 июля 2012, 05:40

1147

0

0

Бирск педагогия институтын 1971 елда уңышлы тәмамлап, Розалия Хәмзиновна Азнакайга рус теле һәм әдәбияты укытырга китә. Ә аннары, ире яңа эшкә билгеләнү сәбәпле, гаиләсе белән Баулы шәһәренә күченә. Шат күңелле, энергияле, тирә-юньдәгеләрне ягымлы елмаюы белән үзенә җәлеп итүче, шул ук вакытта үзенә һәм укытучыларга таләпчән ханым, 1нче мәктәптә 4 ел укытучы булып эшләгәннән соң, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Аннары төп завуч булып эшли һәм, педагогик тәҗрибәгә ия булгач, районның иң беренче мәктәпләренең берсендә коллектив белән җитәкчелек итә башлый.
Розалия Хәмзиновна - барыннан да бигрәк, җитәкчелек итү осталыгына ия, гомуми белем бирү системасын аңлаучы, укытучылар, ата-аналар, балалар белән эшли белүче кеше, искиткеч яхшы оештыручы, коллектив эшчәнлеге өчен - тиешле шартлар, мәктәптә укучылар өчен уңайлы мохит тудырырга сәләтле җитәкче.
Розалия Хәмзиевна, җитәкче буларак, педагогик коллективның, ата-аналарның ышанычын яуларга кирәклеген аңлады. Алар ягыннан да һәрвакыт ярдәм
булды.
Мәктәптә идеаль директор ул - педагог-тәрбияче. Һәм монда иң әһәмиятлесе: ул әле психолог та. Розалия Хәмзиновна проблемалары булган укучылар белән даими рәвештә психологик әңгәмәләр алып бара иде.
Сәлаховларның дус, күркәм гаиләсендәге уңай эмоцияләргә бай мөнәсәбәтләр, белемгә омтылыш атмосферасы Илдар һәм Гүзәлгә икешәр югары белем
алырга ,мөмкинлек биргән.
Көнне ягымлы елмаю белән башлау һәм төгәлли белү - хатын-кыз, ана булу осталыгы чагылышы. Розалия Хәмзиновна шундый күркәм холыкка ия шәхес. Әлеге фикер белән күп укытучылар, укучылар, ата-аналар, бүгенге көндә инде зур уңышларга ирешкән кешеләр булган, яраткан укытучыларының әхлак һәм игелеклелек дәресләрен хәтерләүче элекке ел чыгарылыш укучылары да килешәдер.
Мәктәп коллективы Розалия Хәмзиновнаны олы юбилее белән котлый, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар тели.

1нче санлы мәктәп коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев