Баулы мәктәпләре
Баулы районында 20 гомуми белем бирү учреждениесе эшли,шуларның 7се-шәһәр, 13е – авыл мәктәпләре.
-
Баулы районының Поповка авылы мәктәбе
Тасвирлама: ТР Баулы муниципаль районының «Поповка авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Учреждениегә нигез салу елы: 1965. Мәктәптә 65 укучы белем ала. Педагогик состав: 15 укытучы.
Телефон: - +7(85569) 3–41–85
Адресы: 423922, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Поповка авылы, Үзәк урам, 7 йорт.
-
Баулы районының Потап-Томбарлы авылы мәктәбе
Тасвирлама: Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының «Г.П. Евсеев исемендәге Потап-Томбарлы авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Учреждениегә нигез салу елы: 1964. Мәктәптә 69 укучы белем ала. Педагогик состав: 15 укытучы.
Телефон: - +7 (85569) 3–11–47
Адресы: 423935, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Потап-Томбарлы авылы, Совет урамы, 35 йорт.
-
Баулы районының Татар Кандызы авылы мәктәбе
Тасвирлама: ТР Баулы муниципаль районының «Татар Кандызы авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Учреждениегә нигез салу елы: 1984. Мәктәптә 43 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге бала белем ала. Педагогик состав: 10 укытучы, 1 тәрбияче
Телефон: - +7(85569) 3–53–12
Адресы: 423923, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Татар Кандызы авылы, Мәктәп урамы, 2 йорт.
-
Баулы районының Татар Томбарлысы авылы мәктәбе
Тасвирлама: Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының «Татар Томбарлысы авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Учреждениегә нигез салу елы: 1969. Мәктәптә белем 38 укучы. Педагогик состав: 12 укытучы.
Телефон: - +7(85569) 3–82–17
Адресы: 423921, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Татар Томбарлысы авылы, Ленин урамы, 72 йорт.
-
Баулы районының Шалты авылы мәктәбе
Тасвирлама: Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының «Шалты авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Учреждениегә нигез салу елы: 1978. Мәктәптә 18 укучы белем ала. Педагогик состав: 9 укытучы
Телефон: - +7(85569) 3–86–29
Адресы: 423944, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Шалты авылы, Яңа урам, 6 йорт.
2024 елда мәктәп бусагасын беренче тапкыр 332 беренче сыйныф укучысы атлап кергән.
Баулы районының һәр мәктәбендә укучыларга төрле өстәмә белем бирү түгәрәкләренә йөрү мөмкинлеге булдырылган. Бу түгәрәкләр балаларның һәрьяклап үсешенә, аларны иҗади һәм интеллектуаль яктан ачуга юнәлдерелгән, шулай ук укучыларга төрле өлкәләрдә белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итәләр. Район укучылары «Яшь армиячеләр» хәрәкәтендә һәм «Россия бөркетләре»Бөтенроссия проектында актив катнашалар.
Шулай ук укучылар Россия Федерациясенең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга һәм махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен кирәк-яраклар әзерләүдә актив катнашалар – мәктәпләрдә окоп шәмнәре ясыйлар, маскировкалау челтәрләре үрәләр, хәйрия ярминкәләре оештыралар һәм солдатларга хатлар язалар.
Район мәктәпләре балаларның белем дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле заманча яңалыкларга ачык. Районның уннан артык мәктәбендә «Мәгариф» милли проектының «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшли.
Россия Федерациясенең пилот субъектлары эшчәнлеге белән берлектә 2023 елның 1 сентябреннән Баулы районында да гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия һәм балаларның иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчеләр ставкаларын кертү проекты гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге эшкә тәрбия буенча директорларның 19 киңәшчесе билгеләнде. Укучылар өчен шәһәр предприятиеләре, шәһәрнең мөһим объектлары- «Баулынефть» идарәсе, район хакимияте, район үзәк хастаханәсе, җирле телевидение, «Баулы-информ» редакциясенә экскурсияләр оештырыла.
2007 елдан районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уңышлы уза.
«Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының мәгариф бүлеге» муниципаль казна оешмасы.
Җитәкчесе: Ганиева Дарина Зәйтүн кызы
Адресы: 423930, Татарстан Республикасы, Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 5 нче йорт.
Телефон: +7(85569) 5-45-12, 5-44-59 (факс)
e-mail: roobauly@mail.ru, darina.ganieva@tatar.ru
Кабул итү көннәре: сишәмбе – 13.00 дән 15.00 гә кадәр.