19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү
мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан
канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16
депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар
проектны тулыландырырга вәгъдә итә.