Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Зөләйха күзләрен ача” сериалында рольләрне уйнаучылар билгеле

Танылган язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре буенча август ахырында төшереләчәк сериалның Мортаза һәм Упыриха персонажларын кемнәр уйнаячагы билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Русское” кинокомпаниясенең PR-директоры Екатерина Воронцова хәбәр итте.

“Актерларны бик озак сайладылар. Кастинг июньдә үк үтте. Җирле артистларны да карадык, безнең менеджерлар Казандагы театр артистларын карап йөрде. Бик күп персонажларны исәпкә алдык, чөнки проект зур.

 

Мортазаны - Рамил Сабитов, ә Упыриханы Роза Хәйруллина башкарачак. Алар Чулпан Хаматова белән бергә актерлык составына керде. Сериалны август ахырында Пермьдә төшерә башлыйбыз. Ә Татарстанда 11-12 сентябрь көннәрендә төшерәчәкбез”, - дип сөйләде Екатерина Воронцова.

 

“Гүзәл Яхина “Аксенов-фест” фестиваленә сентябрь аенда Казанга киләчәк, мөгаен, ул безнең төшерү мәйданына да килер. Үз романы буенча ничек итеп фильм төшергәннәрен күрер, дип уйлыйм”, - диде Екатерина Воронцова.

 

“Зөләйха күзләрен ача” сериалы “Русская” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелә. Ул “Россия-1” телеканалында күрсәтеләчәк, дип яза агентлык.

Рамил Сабитов – Россиянең кино һәм театр артисты, режиссёр. 1960 елның 17 августында Ульяновск янындагы Саплык исемле татар авылында туган. Балачагы - Ульяновск шәһәрендә, үсмер чагы Чаллыда узган. Ярославльдә театр институтының актёрлык бүлеген (С. В. Розов сыйныфы), ГИТИСның режиссёрлык бүлеген (А. Васильев курсы) 1992 елда тәмамлаган. Соңыннан Калинин шәһәрендә ТЮЗда эшли. 

1988—2007 елларда А. Васильевның «Драма сәнгате мәктәбе» театрында Мәскәүдә эшли. Япония, Швейцария, Алмания, Польшада гастрольләрдә була.

2002 елдан Г. Константинопольский студиясендә икенче режиссёр булып эшли.

Роза Хәйруллина – Татарстанның атказанган артисты (1987), Россиянең атказанган артисты, Россиянең дәүләт премиясе иясе (1992). 12 сентябрендә Красноярск крае Норильск шәһәренең Таёжный бистәсендә туган.

1973 елда, Казанга кайтырга рөхсәт булмау сәбәпле, гаиләсе белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәренә күчеп кайта. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесының татар бүлегенә укырга керә. Икенче курстан Камал театрында спектакльләрдә уйный башлый.

1981 елда укуны тәмамлагач, Камал театрында эшләү белән беррәттән, Казан ТЮЗында да эшли башлый. 1997 елда Самара шәһәренең «СамАРТ» театры режиссеры А.Я. Шапиро чакыруы буенча ул Самара театрына күчә һәм анда баш рольләрдә уйный башлый.

2009 елдан «Табакерка» театрында (Олег Табаковның Театр-студиясе, Мәскәү) классиканы: Шекспир, Уильямс, Горький, Толстой, Брехтны Луиза Хөснетдиновабелән бер труппада уйный. Санкт-Петербургта «Ленсовет исемендәге театр»да, «Комедиант приюты» театрында уйный.

Күп кенә нәфис фильмнарда төшә: «Иван Грозный» (2009), «Суходол» (2011), «Орда» (2012), «Корбан-роман» (2013) һ.б.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/09/169404/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X