Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Закон кырысланды

М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренең күп фатирлы йортлар һәм подъездлар өлкәннәре белән очрашуы булып узды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов алып барган җыелышта "ТР дәүләт заказы, төбәкара элемтәләр һәм инвестиция эшчәнлеге буенча агентлыгы" ДУП техник директоры Владимир Аксёнов, агентлык белгече Ольга Вострикова катнаштылар. Алар Баулыга РФ хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябрендә кабул ителгән "Күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлекне тормышка ашыручы оешмалар тарафыннан мәгълүматларны ачу стандартын раслау турында"гы 731нче санлы карары белән таныштыру өчен килделәр. Казан вәкилләре әлеге чарада катнашучыларның игътибарын дәүләт торак инспекциясенең (http://mgf.tatar.ru), ТР электрон товарлыклы-мәгълүмат берләшмәсенең (ЭТИС РТ) (www.Tattis.ru) сайтларына кереп, идарәче компанияләрнең һәм ТМШларның аларның акчаларын ничек тотуын күрергә, анда һәм шулай ук югарыда күрсәтелгән агентлыкның электрон адресына (info@mail.agzrt.ru) шикаятьләр һәм тәкъдимнәр язарга мөмкин булуына юнәлттеләр.
Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул ителгән 354нче санлы карары үз көченә керде, анда биналар һәм күп фатирлы йортларда коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре турында сүз алып барыла (шундый 307нче карар көчен югалтты). Яңа законга кертелгән үзгәрешләр турында кайбер аңлатмалар белән җыелышта катнашучылар алдында "Баулы ЕРЦ" ЧҖҖ директоры Д.Фәйзуллин, "Энергосбыт" ААҖ филиалы ОПУ начальнигы Ю.Белов, "Баулыводоканал" ЧҖҖ директоры З.Гыйниятов чыгыш ясадылар. Кайбер мәсьәләләргә кагылып үтик. Фатирга түләү өчен яңа квитанцияләрне халык октябрь аенда алачак, анда ОДН буенча исәпләнелгән суммалар аерым, һәрбер коммуналь хезмәт икегә - фатир эчендәге һәм ОДНга бүленеп, аерым юлларда күрсәтеләчәк. ОДН суммасы фатирларга да, шулай ук йорттагы торак булмаган биналарга да (кибетләр, офислар һәм башкалар) исәпләнеләчәк. ОДНны исәпләү яңа формулалар буенча үткәрелә башлаячак. ОДНның гомуми күләме барлык лицевой счётлар буенча фатирлар мәйданнарына пропорциональ рәвештә бүленәчәк. Торак йортларда коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата таләпләр кырысланды, исәп-хисап ясау сроклары киметелде. Әгәр дә элек бурычлылар фатир өчен ярты ел буе акча кертмичә коммуналь хезмәтләрдән файдалана алган булсалар, хәзер исә - нибары 3 ай. Кулланучы кайсыдыр айда фатир счётчиклары күрсәткечләрен бирмәсә, исәп-хисап узган 3 айдагы уртача айлык чыгымнар буенча башкарылачак. Счётчиксыз биналар өчен яңа, арттырылган нормативлар гамәлгә керә.
Гражданнарның күп санлы сорауларына полициянең участок вәкаләтлеләре хезмәте начальнигы В.Шевелев, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы А.Захаров, "Уютный дом" ЧҖҖ директоры Т.Тәхаутдинов җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев