Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмышы – китап язарлык

Ленинград камалышы өзелүнең чираттагы датасына Татарстанда камалыш газапларын баштан кичергән ленинградлыларга, аларның батырлыгына, ныклыгына, какшамас рухларына тирән хөрмәт йөзеннән Хәтер китабы дөнья күрде. "Алар камалышны кичерделәр һәм Татарстанда яшиләр" дигән бүлеккә Эльвира Бусыгинаның (кыз фамилиясе Мулкахайнен) исеме дә кертелгән.

Сугыш каһәрләгән еллар
Эльвира Семёновна 1938 елда фин милләтеннән булган Мулкахайненнарның ишле һәм тату гаиләсендә туа. Ул чакта алар Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Тавры авылында яшиләр. Гаилә җыелма була: әтиләре тол - өч балалы, әниләре дә дүрт бала белән калган тол хатын һәм тагын ике бала, шул исәптән Эльвира да - уртак балалар.
Балачак елларын искә төшергәндә язма героебыз үзенең әти-әнисе турында аеруча дулкынлану хисе белән сөйли:
- Апаларыбыз һәм абыйларыбыз төрле гаиләләрдән булсалар да, без бик тату яшәдек, беркайчан да бер-беребезне рәнҗетмәдек, бергәләшеп әти-әниебезгә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә идек. Әни минем күңелемдә игелекле, түземле, олы җанлы хатын буларак саклана. Әтиебез исә намуслы, тәртипле, шулай ук дингә чын йөрәктән бирелгән кеше иде.
Эльвира Семёновнаның иң авыр тормыш чоры сугыш еллары белән бәйләнгән. 1940 елларда Тавры авылында 32 хуҗалык исәпләнә. Халыкның төп өлешен финнар тәшкил итә. Мулкахайненнар яшәгән йорт әлегәчә сакланган дип сөйләде безгә Эльвира Семёновна. Гаилә башлыгы төзегән һәм дошман бомбага тоткан вакытта өлкәннәр дә, балалар да яшеренгән махсус подвал да сакланып калгандыр, мөгаен.
1942 елның мартында, Ленинград камалышы вакытында, калган авыл кешеләре белән бергә, Мулкахайненнар гаиләсен дә эвакуациялиләр. Эльвира Семёновна ул чагында үзләре белән 16 килограмм әйбер алырга рөхсәт итүләрен искә төшерә. Алар өсләренә мөмкин булган кадәр кием кияләр һәм юлга ике чиләк бәрәңге пешереп алалар. Станциядә аларны терлек вагоннарына төйиләр. Ябык вагоннарда озак барырга туры килә, юлда ара-тирә балаларын тирбәтүче аналарның ягымлы бишек авазлары ишетелгәли. Эльвира Семёновна истәлекләргә бирелеп, күз яшьләрен сөртә:
- Әлеге тынчу вагонда безнең иң кечкенә сеңлебез Альманың гомере өзелде. Бүгенгедәй хәтеремдә, әнием аны станциядә, башка мәетләр кебек үк тартып алырлар дип, һаман күкрәгенә кыса иде. Ул каядыр барып җитеп, Альмочканы кешечә җирләргә өметләнде. Җансыз гәүдәдән ис килә башлагач, вагондагы кешеләр ризасызлык белдерә башладылар. Әниебезгә баланы тапшырудан башка чара калмады, без әлегә кадәр белмибез, җирләнгәнме ул, юкмы, җирләнсә - кайда...
Эвакуацияләнгән кешеләрне эшелон Красноярск краеның бер станциясенә китереп җиткерә. Мулкахайненнар гаиләсен Майск районының Олы Унгут бистәсендә ике йортка урнаштыралар. Янәшәдә Манна елгасы - Енисейның уң кушылдыгы ага (бу якларда мәгълүм Агафья Лыкова да яшәү урынын таба). Бистәдә нинди генә милләт вәкилләре яшәми.
Тиздән авырулар башлана, күпләрне тимгелле тиф аяктан ега, бетләр һөҗүме башлана. Ашарга җитми, менә шундый вакытта үзләре белән алып килгән запас өс киеме аларны авыр хәлдән коткара, киемнәрне азык-төлеккә алыштыра башлыйлар.
Эльвира Семёновнаның әнисе кече кызы Альманың үлеменнән соң бик нык авырый башлый. 1942 елның декабрендә ул вафат була.
Сугыш дәвам итә. Гаилә яшәү өчен көрәшә. Әниләренең үлеменнән соң балаларны кая билгеләү мәсьәләсе туа. Ике өлкән уллары госпитальгә санитарлар булып урнашалар, икесен балалар йортына алалар, Эльвираны гаиләдә, әтисе белән (аны, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, фронтка алмыйлар) калдыралар.
Тормыш шартларының авыр булуына да карамастан, өлкәннәр дә, балалар да Олы Унгутта көне-төне урман кисүдә эшлиләр. Беркем дә зарланмый, эштән баш тартмый, барысы да Җиңүгә өмет-ышаныч белән яшиләр.
Ышаныч көч бирә
- Әтиебез тиздән тәмам хәлсезләнде (чир, авыр хезмәт, ачлык үзенекен итте) һәм әниебезнең үлеменнән соң ике елдан дөнья куйды. 1944 елга кердек. Үләр алдыннан әтиебез үз янына җыйды да, безгә хәер-фатихасын бирде: "Мин таңны каршылый алмам, ләкин шунысы җанны тынычландыра - Ходай белән китәм. Кайда гына булсагыз да, исегездә тотыгыз - җирдә Ходайдан башка яшәп була, ә үлеп булмый". Өлкән балалары Викторга һәм Евага мөрәҗәгать итеп, мине балалар йортына бирмәүләрен сорады, чөнки мин чирләшкә булып үстем, шуңа күрә чит-ят җирдә миңа күнегүе авыр булыр дип курыккан булгандыр. Нәкъ менә шулай диде ул: "Эляны ташламагыз, ул чагында сез дә Ходай һәм игелек юлында булырсыз", - дип дәвам итте әңгәмәне Э.Бусыгина. - Әти еш кына, күңелдән булса да, Ходайга якты, яхшы уй-ниятләр белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә иде. Мин әтигә акыллы киңәшләре өчен рәхмәтлемен. Алар миңа ярдәм итә, мин көчлерәк була барам һәм киләчәккә ышанычлырак карый идем.
Ева (гаиләдә өлкән кыз) әтисенең үтенечен җиренә җиткерә, ул кечкенә сеңлесе өчен һәрвакыт ышанычлы терәк һәм таяныч була.
Ходайга ышану көче Эльвира Семёновнаны һәрчак озатып бара. Католичка буларак, ул дини бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне төгәл үти. Үзенең җыйнак фатирында, тар гына тәрәзә төбендә дога кылу өчен урын хәстәрләгән. Биредә иконаларга да, догалыкларга да урын табылган, алар арасында 1926 елда бастырылганнары да бар.
- Мин ике телдә - рус һәм үземнең туган фин телемдә дога укыйм. Мине ташламаганы, балаларымның исән булуы, оныкларымның сөендереп яшәүләре өчен мин Ходайга һәрчак рәхмәт белдерәм. Аңа ышану миңа яшәргә көч бирә, - ди минем әңгәмәдәшем.
Төшенкелеккә бирелергә ярамый
1949 елда Мулкахайненнарга, ниһаять, Олы Унгуттан китәргә рөхсәт бирелә. Дөрес, милли билгеләр буенча репрессияләнгән кешеләр буларак, аларны Ленинградка кертмиләр. Виктор, Ева һәм Эльвира шул ук терлек вагоннарында кайтыр юлга чыгалар. Тиздән Карелиягә килеп төпләнәләр, анысы да ярап тора - ни дисәң дә, Ленинградка, туган җиргә якынрак. Биредә Эльвира мәктәптә укый, апасы һәм абыйсы урман эшкәртүдә эшлиләр. Ә 1957 елда ул армиядән соң Карелиягә килгән Түбән Новгород егете Сергей Бусыгинга кияүгә чыга.
Тормыш үз җаена дәвам итә. Бусыгиннарның балалары туа: 1958 елда - кызлары Лилия (бүгенге көндә Баулыда яши), ике елдан соң - Галина (ул Нидерландта), 1966 елда - Ольга (Казанда), 1968 елда - уллары Николай һәм 1972 елда - Андрей (икесе дә Нефтеюганск шәһәрендә яшиләр).
Алтмышынчы еллар уртасында Бусыгиннар Кыргызстанга, аннан соң Себергә, Нефтеюганскийга күченәләр. Анда 1982 елда каты авырудан соң, 47 яшендә гаилә башлыгы Сергей Николаевич вафат була.
Бәла ялгыз йөрми диюләре хактыр, күрәсең. Эльвира Семёновнага тиздән тагын бер сынауны кичерергә туры килә: шунда ук, Нефтеюганскида улы Николайның хатыны фаҗигале төстә һәлак була. Эльвира Семёновна Коляны һәм ике яшьлек оныгы Сережаны (аны бабасы хөрмәтенә шулай исемлиләр) бер ялгызларын гына калдыра алмый. Ул йорт эшләрен, Сергейны тәрбияләүне үз өстенә ала. Балалар бакчасыннан алган чакта онык: "Әнием!", - дип аңа каршы йөгерә. Әбисенең бәгыре өзгәләнә, күз яшьләрен тыю авыр, ләкин үзеңне кулда тотарга кирәк. Шулай итеп ул әбидән... әнигә әйләнә.
- Безгә җиңел булмады, эшләргә дә, Коляга улын үстерергә дә ярдәм итәргә кирәк иде. Ул малайның киләчәге өчен борчылдым. Без яшәгән шәһәрдә борчылырдай хәлләр булгалый иде. Безнең тәрәзәдән балалар бакчасы территориясе күренеп тора, анда кичләрен беседкада наркоманнар җыела иде. Иртәләрен шунда наркотиклар белән мавыгучы яшьләр арасында үлгәннәрен дә күргәләгән булды. Мин балаларым һәм оныкларым өчен бик курка идем. Шуңа күрә, 1994 елда, бәйләнеп интектермәсеннәр өчен, Сережаны алып китәргә карар кылдым. Николайның да шәхси тормышын җайга саласы бар иде. Без кызларыбызга якынрак җиргә - Татарстанга, Биектау районының Усад бистәсенә күчеп кайттык. Сергей анда мәктәпне, аннан соң училищены тәмамлады, институтка укырга керде. Хәзер инде армия сафларыннан кайтып, югары уку йортында белем алуын дәвам итә. 2009 елдан без Баулыда, монда минем өлкән кызым Лилия яши, - дип сөйли Эльвира Семёновна. - Гомерем буе эшләдем, балалар турында кайгырттым, аларны аякка бастырдым, хәзер барысының да югары белем алуларына сөенеп туя алмыйм.
Язмыш җилләре бу хатын-кызны илебезнең төрле почмакларына илтә, соңгы елларда ул безнең шәһәрдә төпләнә. Аның әйтүенчә, католичка буларак, ул башка милләт, башка дин тотучылар ягыннан беркайчан да кимсетү-җәберләүләрне очратмый. Ул биредә, нигездә, игелекле һәм ачык күңелле кешеләр яшәве турында сөйли.
Эльвира Бусыгинаның хезмәт стажы кырык елдан артык, болары әле исәпкә алынганы гына. Ул төрле урыннарда эшли, бер эштән дә баш тартмый, иң мөһиме - балаларның тамагы тук, өсләре бөтен булсын дип тырыша. Героинябызның ихтыяр көче нык, бу бәхәссез. Ул аңа тормыш сикәлтәләрен кичәргә ярдәм итә. Эльвира Семёновна беркайчан да зарланмый, сыкранмый - бу аның холкына хас түгел. Ул үзе дә шулай ди:
- Мин - түземле кеше, камалышта чыныктым. Әгәр дә ерак 1944 елда балалар йортына эләккән булсам, язмышым, бәлки, башкачарак язылган булыр иде. Ләкин хәзер, яшәлгән еллар югарылыгыннан, әйтә алам: Ходай миңа гади кеше бәхете бүләк итте - мине балаларым, оныкларым сөендерә, бу бәхет түгелмени! Мин беркайчан да беркемнән дә көнләшмәдем. Язмышны, башкаларныкы белән чагыштырмыйча, үзеңә карата мәрхәмәтле булганы өчен бәяләргә кирәк һәм аннан канәгать булырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев