Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь парлар кулларына көрәк алды

Узган җомгада шәһәребезнең төньяк-көнбатыш өлешендә Мәхәббәт аллеясе барлыкка килде.

Мәхәббәт аллеясенә нигез салу - күңелле һәм символик вакыйга. ЗАГС бүлеге керткән бу тәкъдимне район һәм шәһәр җитәкчелеге хуплап каршы алган. Баулы урманчылыгының 80 еллыгына багышланган һәм агачлар утырту республика акциясе кысаларында үткәрелгән әлеге бәйрәм чарасына хәзерлек барышында 7нче мәктәп һәм булачак балалар бакчасы арасында үсентеләр утырту өчен 50 чокыр казылды.
Мәгълүм булганча, ир-ат йорт төзергә, ул үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Агымдагы елның 1 сентябреннән 17 сентябренә кадәр Баулы ЗАГСында үз никахларын теркәгән 8 пар әлеге шартларның берсен инде үтәде дә.
Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллинның хәер-фатихасын һәм "Баулыурман" ДКУ урманчылыгы җитәкчесе Фәрит Минсәлимовның җентекле инструктажын алып, яшь парлар, көрәкләр белән "коралланып", агач утыртуга керештеләр.
Әлеге парларның берсе - Лена һәм Азат Фазлыевлар өчен Мәхәббәт аллеясе аеруча истәлекле урын булыр, мөгаен. Аллеягә нигез салу аларның гаиләсе туган көнгә туры килде. Яңа өйләнешкән Ләйсән һәм Сирин Хәбибуллиннар да үз сөенечләрен белдерделәр:
- Әлеге чарада катнашу бик күңелле. Киләчәктә балаларыбызны да бирегә алып киләчәкбез.
Яңа өйләнешкән парлар үсентеләр янында үз фамилияләре, никахлашу һәм агач утырту көне
язылган истәлек табличкалары беркеттеләр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Сирена Мөрсәлимова билгеләп үткәнчә, никахлашучы яшьләргә, шулай ук уртак тормыш юбилейларын билгеләп үтүчеләргә бәйрәмне традицион балдак алышу һәм туй табыны белән генә түгел, ә символик әһәмияткә ия булган гамәл - гаилә агачы утырту белән дә билгеләп үтү мөмкинлеге бирелә.
Мәхәббәт аллеясендә беренче үсентеләрне Зилә һәм Илфир Кәбировлар, Ләйсән һәм Сирин Хәбибуллиннар, Олеся һәм Марат Зыязовлар, Динара һәм Ленар Хәлфетдиновлар, Регина һәм Эдуард Нугаевлар, Гүзәл һәм Денис Кириченко, Алина һәм Илдар Хәйруллиннар, Елена һәм Азат Фазлыевлар утырттылар.
Күп еллар узгач, әлеге аллеягә килеп, бу парлар үзләре утырткан агачның нинди матур һәм көчле булып үсүен күреп сөенсеннәр. Әлеге чараны оештыручылар юкка гына каен (славяннар аны "кешене саклаучы алла бүләге" дип атаганнар), миләш (ул кешегә бәхет китерүче агач булып санала) үсентеләрен сайлап алмаганнардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев