Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа зиратта беренче гыйбадәт кылу үтте

Шәһәрдәге яңа зиратны ачу чарасында Мәскәү шәһәре вәкиле дә катнашты.

Үткән атнада Исергәп ягындагы яңа зиратны ачу чарасы узды. Зират каршында төзелгән чиркәүдә беренче гыйбадәт кылынды. Зиратның православие диненә караган өлешен ачуда Серафим Саровский чиркәве настоятеле Игорь атакай, Мәскәү благочиниеләренең берсе дьяконы Владимир атакай, Поповка авылы чиркәве настоятеле Валерий атакай катнашты, бирегә шулай ук мәхәллә кешеләре җыелды. Дин әһелләре яңа гыйбадәтханәдә әрвахлар рухына багышлап литургия башкардылар.
- Дөнья шулай итеп яратылган, иртәме-соңмы, барыбыз да мәңгелек йортка күчәчәкбез. Яңа зират һәм гыйбадәтханә ачылу православие дине тарафдарлары өчен мөһим вакыйга. Хәзер, җеназа уку өчен, мәрхүмне чиркәүгә илтү яки дин әһелен өйгә чакыру кирәк булмый, барлык эшләрне биредә башкарырга була, - диде Игорь атакай, гыйбадәт тәмамланганнан соң. - Әлеге бинаны төзүгә үз өлешләрен кертүчеләргә аеруча зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Ул "Всех скорбящих радость" чиркәвен төзүдә катнашкан С.Михеева, А.Пронин, В.Куликов, М.Лаптева, Р.Хәсәншин, М.Камышников, А.Воронцовка Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Зират территориясендәге гыйбадәтханә өч ел дәвамында төзелгән, аны төзүдә "Алойл" ЯАҖ булышлык күрсәткән, кварталга бер тапкыр нефтьчеләр җыйган акчаның бер өлеше дә бу максатка тотылган. Мәсәлән, соңгы ел ярымда гына да халык 605 мең сумга якын иганә ярдәме күрсәткән. Әлеге акча зиратның чиркәвен булдыруга тотылган, шулай ук Серафим Саровский чиркәвендә трапезная төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев