Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел каникуллары тыныч үтте

Бәйрәм көннәрендә Баулыда гадәттән тыш хәлләр булмады.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе мөдире Татьяна Садовникова мәгълүматлары буенча, 31 декабрь тыныч үткән, ә менә 1 гыйнвардан алып ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары көненә 40-45әр тапкыр чакыртылган (гадәти көннәрдә - 30ар тапкыр). Йөрәк-кан тамырлары авыруларының көчәюе, кискен респиратор вируслы инфекцияләр, исерек хәлдә алган җәрәхәтләр һәм тән пешү очраклары теркәлгән.
Янгын сүндерүчеләрнең исә, 31 декабрьне исәпкә алмаганда, бәйрәм көннәре тыныч үткән. Яңа елны каршылаган көнне Баулы шәһәренең Көнбатыш урамында, миче артык кызу сәбәпле, мунча янган. Янгынны сүндергәннәр, ул башка биналарга таралырга өлгермәгән.
ДАИ хезмәткәрләре исерек хәлдә машина белән идарә итүче кешеләрне һәр көн саен диярлек тоткарлыйлар. Бәйрәм көннәрендә 2 зур булмаган авария теркәлгән, анда 2 кеше җәрәхәтләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев