Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәй - Баулыда туйлар чоры

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Җәй туй үткәрү өчен иң уңайлы чор дип исәпләнә. Шуңа да әлеге вакытта районыбыз ЗАГС бүлеге, тамадалары, фотографлары һәм җәмәгать туклануы учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшлиләр.

ЗАГС хезмәткәрләре сөенечләре һәм көенечләре
Хәер, тиздән, Рамазан ае башлангач, хәл берникадәр үзгәрәчәк, чөнки соңгы елларда дин таләпләренә игътибар артты. ЗАГС бүлеге башлыгы Сиринә Мөрсәлимова әйтүенчә, бу православие тарафдарлары арасында да шулай.
- Еш кына православие дине кешеләре никахны теркәү вакытында балдаклар кидерү процедурасын үткәрмәүне сорыйлар, шампан шәрабы да эчмиләр, чөнки бездән соң алар чиркәүгә барып "венчание" йоласын уздыралар, балдакларын да шунда кияләр.
ЗАГС хезмәткәрләре - кеше тормышындагы иң шатлыклы һәм иң авыр вакыйгаларның шаһитлары. Тормыш булгач, барысы да була,
Баулы туйлары турында сүз башлангач, без, ни кызганыч, соңгы араларда районыбызда аеруча ешаеп киткән аерылышулар темасын да читләтеп үтә алмадык.
- Никахны теркәү вакытында, яңа туган гаилә ныклы булу-булмавын чамалый аласызмы?
- Кайбер очракларда никахның таркалу ихтималы барлыгы күренеп тора: яшьләр, аларның әти-әниләре арасындагы мөнәсәбәтләрдән. Ләкин ЗАГСта эшләү дәверендә мин һәр очрак кабатланмас икәнлегенә һәм нидер фаразлау дөрес түгеллегенә инандым. Төрле фикерләр яшәп килә: иртәрәк яки соңрак, бары тик үз милләтең яки үз динең кешесе белән генә гаилә корырга кирәк, диючеләр бар. Ләкин, минем фикеремчә, монда бернинди дә закончалык юк. Кешеләр бер-берсен яратсалар, бер-берсенең хәленә керә белсәләр, таяныч булсалар, никах-
лары ныклы була. Бу белемгә дә, акчага да карамый. Ләкин түземлелек ике якта да булырга тиеш. Берәвең түзеп, корбан булып яшәү иртәме-соңмы күңелсез тәмамлануы бар. Һәр нәрсәнең чиге була бит. Гомерләре буе шулай түзеп яшиләр дә, аннары җитмеш яшьтә аерылышырга киләләр кайберәүләр, - дип фикер йөртә Сиринә Мөрсәлимова. - Үзем никахларын теркәгән парларның аерылышуын күрү бик күңелсез, әлбәттә. Өстәвенә инде балалары да булса. Ләкин бер аерылышканнарның яңадан кушылулары очраклары да сирәк түгел.
Берничә ел элек ЗАГС өйләнешергә ниятләгән парларны психологка консультация үтәргә җибәргән, ләкин белгеч эшләгән "Юнона" үзәге ябылу сәбәпле, әлегә андый мөмкинлек юк. Әмма Сиринә Мөрсәлимова әйтүенчә, хәзерге вакытта мондый консультацияләрне торгызу мәсьәләсе тикшерелә.

Кунаклар да елый
Шактый халык туйны тормыштагы иң олы бәйрәм буларак кабул итә һәм аны зурлап үткәрергә тырыша. Шул ук вакытта "тыныч кына" өйләнешергә теләүче парлар да аз түгел.
- Мин андый парларны никахларын безнең кабинетта түгел, залда теркәргә үгетлим. Без бит, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, аның өчен акча алмыйбыз. Никахлашуга җәяү генә, матур һәм гади итеп киенеп, кунакларсыз килүчеләре дә бар. Андый чакта да без уртак бер сценарийны файдаланабыз, алар да бииләр, балдаклар алмашалар, - дип сөйли Сиринә Мөрсәлимова.
Никахлашу тантанасына кагылышлы мода турында сүз киткәч, ул берничә ел элек никахны туй тантанасы узган урында теркәү бик популяр булуын әйтеп узды. Ләкин әлеге вакытта бу закон белән тыелган. Әмма кайбер парлар башта ЗАГСта тантанасыз гына никахларын теркиләр, документ алалар, ә аннары туйда тамадалар аларга спектакль кебек итеп "никах теркәү" оештыралар.
Һәр җирдә үз кануннарын урнаштыручы мода тантананы оештыруга да кагылмый калмый, әлбәттә. Баулы туйларында бүген нәрсә популяр икәнлеге турында безгә бәйрәмнәр алып баручы Елена сөйләде:
- Хәзер никахлашучы яшьләр сценарийларга таләпчәнрәк карыйлар. Күпләр, тупас конкурслар булмасын, диләр. Гомумән, туйлар культурасы берникадәр күтәрелде дияргә мөмкин. Яшьләргә төрле тавыш эффектлары бик ошый. Кәләшнең әтисе белән парлашып биюе һәрвакыт бик тәэсирле була. Гадәттә, кунаклар күңелләре тулып елыйлар. Борынгы халык йолалары элементлары, мәсәлән, "фата салдыру", модага керә. Ә менә лимузин һәм күгәрченнәр акрынлап модадан чыга бара. Мөмкинлекләре булса, кешеләр танылган эстрада җырчыларын чакыралар. Тамаданы да чит шәһәрләрдән китертеп, әллә ниләр өмет итәләр. Ләкин аларның хезмәтләре Баулы тамадаларыныкына караганда 2-3 тапкыр кыйбатрак төшә. Бездә алып баручы һәм тавыш операторы хезмәтләре һәм кирәк-яраклар хакы барлыгы 10 мең сум торырга мөмкин.

Менә ичмасам әкият!
Никахлашучылар гадәттә үз бәйрәмнәрен гомерлеккә истә калырлык итәргә тырышалар. Ике ел элек өйләнешкән Ольга һәм Денис Лотфуллиннар, мәсәлән, үз туйларын ярты Баулы халкы тел шартлатырлык итеп үткәрделәр. Аларның байклардан, ягъни мотоцикллардан гына торган туй кортежын күпләр хәтерлиләрдер. Көяз кияү белән кәләш үзләре өч тәгәрмәчле мотоциклга утырганнар иде.
- Мин кечкенәдән мотоцикллар, аларда узышу белән мавыгам, шуңа туем да шундый булачак дип күптән хәл иткән идем инде. Барысы да без теләгәнчә үтте. Октябрьский шәһәреннән, Бөгелмәнең "Гонзо" мотоклубыннан дусларыбыз, танышларыбыз - барлыгы 15-17 кеше килде. Мин аларга шуның өчен бик рәхмәтле. Җомга, ягъни эш көне булмаса, тагын да күбрәк кеше килгән булыр иде. Тәэсирләр искиткеч булды, әлбәттә. Урамнарда кешеләр безне телефоннарына төшереп тордылар, - дип сөйләде Денис.
- Мин башта бик дулкынландым, өйдән чыккач һәм күпме халык җыелуын күргәч, бөтенләй шок хәлендә калдым! Ул кадәр үк булыр дип уйламаган идем. Бу безнең өчен иң бәхетле көн булды, әкияттәге кебек! - дип искә ала Оля.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев