Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләргә нинди җаваплылык каралган?

Вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләр «ялган документтан файдалану» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылачак.

 

 

Закон бозучыга иң катгый җәза — ярты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 22 октябрьдә чыккан боерыгы нигезендә, коронавирустан вакцинация ясату турындагы сертификат рәсми документ санала, дип искәртте ул. Боерык 8 ноябрьдән үз көченә керә. Шулай итеп, ялган сертификатны сатып алу, саклау яки куллану «Белә торып, ялган документ сатып алу, саклау, күчерү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Бу маддә буенча максималь җәза — бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

«Шул рәвешле, җәза чарасы көчәйтеләчәк һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Ялган документ кулланучы гражданнар гына түгел, документны ясаучылар да, әлеге документны сатып алучылар, саклаучылар, бер урыннан икенче урынга күчерүчеләр дә җинаять җаваплылыгына тартылачак», — дип белдерде итте Алексей Соколов. Моннан тыш, ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары, әгәр дә җинаятьчелек схемасына медицина хезмәткәре җәлеп ителгән булса, аның гамәлләре вазыйфаи җинаять буларак саналачак, дип өстәде.

«Бүген бөтен кешегә, беренче чиратта, бүгенге хәлдән файда алып калырга теләүчеләргә мөрәҗәгать итәм — медицина хезмәткәрләрен һәм үзегезне кыен хәлдә калдырмагыз. Бу акчаларга кеше сертификат кына сатып алмый, бу суммага ул үз тормышын бәяли һәм биографиясендә онытылмаслык эз калдырырга мөмкин», — дип нәтиҗә ясады ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

ЧыганаК: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев