Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урак көндәлеге

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, Баулы районы игенчеләре бөртекле культуралар уңышын 9,6 мең гектардан җыеп алдылар, бу барлык урак мәйданнарының 35 процентын тәшкил итә.

11,7 мең тонна ашлык суктырылды. Уңыш уртача гектарыннан 12,2 центнер тәшкил итә.

Бу атнада урып-җыюда "Кызылъяр" ЧҖҖ алдынгы урында бара, анда кичәге көнгә 49 процент мәйданнан уңыш җыеп алынган. "Поповка" ЧҖҖдә ашлык - урак мәйданнарының 48 процентында, "Колос" СПКда 42 процентында суктырылган.

Комбайнчылар арасында "Исламгалиев" КФХдан Сирин Зәниев иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән, ул барлыгы 4679 центнер бөртек суктырган. Шул ук хуҗалыктан Айрат Гыйльметдинов үзенең ДОН-1500 комбайныннан ындыр табагына 4086 центнер икмәк озаткан. "Кызылъяр" ЧҖҖдан барлыгы 4065 центнер ашлык суктырган комбайнчы Мөслим Миңнуллин да урып-җыю алдынгылары арасында бара. "Берлек" ЧҖҖдан Рамил Гыймаев та яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли, ул ындыр табагына 3494 центнер уңыш озаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев