Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлыкны саклап калучыларны искә алдылар

Бөек Җиңүнең 67нче еллыгына багышланган чаралар район авылларында да булып узды.

Татар Томбарлы авылында оештырылган бәйрәмгә Шәмәй, Миңнегол авылларының Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын да алып килделәр. Мәдәният йортында алар өчен авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт оештырылды. Ветераннарны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Шәрипов тәбрикләде. Сәламләү сүзләре белән шулай ук "Берлек" ЧҖҖ директоры Зөфәр Җәләев һәм Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина чыгыш ясадылар. Аннан соң обелиск янында яу кырыннан әйләнеп кайтмаган, шулай ук тыныч вакытта якты дөньядан киткән сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Мәктәп ашханәсендә бәйрәм табыны әзерләнде. Ветераннар яшь чакларын искә төшерделәр, җырладылар һәм биеделәр. Татар Томбарлы авылының күренекле меценаты Азат Сафин бу көнне өлкән буын вәкилләрен игътибарсыз калдырмады - сугышта катнашучыларга акча салынган конвертлар, ә тыл ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый матур бәйрәмне оештыруга шулай ук, җиңү фондына кертемнәр җибәреп, авылның бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, игенчеләр һәм ферма эшчәннәре дә үз өлешләрен керттеләр.

Бүгенге көндә Томбарлы авыл җирлегендә өч Бөек Ватан сугышы һәм әлеге категориягә тиңләштерелгән ике кеше гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев