Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга мәктәпне тәмамлагач та түләүләр биреләчәк

Балигъ булмаган яшьтәге чыгарылыш сыйныф укучылары, югары уку йорты яки көллияткә керү фактына карамастан, туендыручысын югалту сәбәпле бирелә торган пенсияне 1 сентябрьгә кадәр алачак. Шул турыдагы закон проектын Федерация Советы 26 апрельдә узган утырышта хуплады. Бу турыда «Российская газета» яза.

Әлеге документ балигъ булмаган балаларга югары уку йортына яки көллияткә кергәнче үк мондый пенсияне түләүне туктату очракларын бетерергә тиеш, дип аңлата Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова.

Туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсиясе алучыларга мәктәпне тәмамлаган елда 18 яшь тулса да, аларның шул елның 1 сентябренә кадәр пенсия алу хокукы озайтыла.

Шулай ук, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләгән чакта, 18 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк балалар туендыручысы үлгән вакытка кадәр эшләмәгән очракта, аларга тәрбиядә булуын раслау таләп ителми. Бу шарт көндезге бүлектә укучы студентларга кагыла, диелә хәбәрдә.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев