Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төркиянең Анталия шәһәре татарлары беренче Сабан туен үткәрә

Бәйрәм 13 июльгә ниятләнгән.

13 июльдә Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татарлар беренче тапкыр Сабан туе үткәрә. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына Төркиядәге татар оешмасы вәкиле, Анталиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы хәбәр итте. Сабан туеның төп оештыручылары - Фәнис Зыялы һәм Анталиянең Konyaalti районы администрациясендә чит ил вәкилләре белән эшләү советы рәисе Оксана Назарова.

“Без, татарлар, Анталиядә бик күп икән. Уйладык та, кечкенә генә Сабан туе уздырырга булдык. Сабан туе кечкенә җыен кебек кенә булачак. Максатыбыз татарларны җыеп, танышу, аралашу”, – дип сөйләде Фәнис Зыялы. “Бер ай элек “Фейсбук”та Анталия татарлары төркемен ачтым. Анда бер-бер артлы татарлар языла башлады. Саны 2000 меңгә җитте.

Кемнеңдер тасмасында Сабан туе турында пост күреп алдым. “Ә нишләп әле бездә дә Сабан туе уздырмаска?” - дигән уй килде башыма. Пикникка активистлар җыеп, фикерем белән уртаклаштым, алар идеяне хупладылар”, – диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Оксана Назарова.

Бәйрәм Анталиянең Сарысу пикник аланында ачык һәм ябык ресторанда узачак. Сабан туена 200-300 кеше җыелачагы билгеле.

Шуларның 70-80 балалар. Бәйрәмдә татар милли уеннары оештырылачак. Татарча шигырьләр сөйләү, биюләр, татар халык ашлары күргәзмәсе булачак. Программа 4-5 сәгатькә каралган. Көндез бик эссе булу сәбәпле, бәйрәм кич белән уза. Сабан туена Мәскәүдән Илдар Шиһапов җитәкчелегендә “Тальян” татар җыры театры солистлары Наилә Дусмәтова һәм Зөлфия Хәлилова, Башкортстаннан музыка укытучысы Лира Гайнетдинова, Алена һәм Виктор Синевич җитәкчелегендә “Мастер Данс” исемле бию мәктәбе киләчәк. Шулай ук бәйрәмдә Анталиянең бию мәктәпләре катнашачак. ”Алар татар милли биюләрен өйрәнде инде”, – дип сөйләде Оксана Назарова. Сабан туенда пылау пешерергә уйлаганнар. “Ризыкларны бер спонсорыбыз алса, икенчеләр ресторанга килеп әзерләп китәчәк”, – диде Оксана Назарова. Бәйрәм фильм итеп тә төшереләсе икән. Бу хакта Фәнис Зыялы әйтте.  “Насыйп булса, аны “ТНВ” каналыннан да күрсәтергә уйлыйбыз", - диде ул.

“Бәйрәмне үз көчебез белән оештырабыз.Теләгең булса, дәүләттән ярдәм сорамый гына да оештырып була икән. Киләчәктә Сабан туен зур итеп үткәрергә уйлыйбыз”, – диде Оксана Назарова.

Сабан туе караокеда татарча җырлар җырлау белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев