Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Терлекләрне кагыйдә буенча чалырга кирәк

Мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете якынлаша. Шуның белән бәйле рәвештә халыкта аның төп йоласы - корбан чалуны башкару белән бәйле сораулар туа: терлекләрне каян алырга һәм кайда чалырга?

Терлекләрне һәм малларны туберкулёз, бруцеллёз, лептоспироз авырулары булмауны раслаучы 1нче формадагы ветеринария белешмәләре булган очракта гына сатып алырга мөмкин. Элекке елларда торак пунктларда терлекләрне, нигездә, мәчет территорияләрендә кешеләр, шул исәптән балалар күз алдында чалганнар. Бу, әлбәттә, аларда тискәре мөнәсәбәт тудыра. Терлекләрне канның сулыкларга эләгүенә, биологик калдыклар белән пычратылуына юл куелмый торган махсус урыннарда гына чалырга кирәк.

Калдыкларны утильләштерү - бүгенге иң актуаль проблемаларның берсе. Биологик чүп-чар, нигездә, табигатькә зур зыян китерми. Ләкин зур күләмдә ул җитди эпидемияләргә китерүче инфекция чыганагына әверелә. Бүгенге көндә производство калдыкларын һәм биологик калдыкларны традицион, шулай ук заманча ысуллар белән эшкәртү мөмкин. Терлекне чалганда барлык санитария-ветеринария таләпләрен үтәргә кирәк: чалу урыны җиһазландырылырга, сугымчылар махсус киемнәр һәм инвентарь белән тәэмин ителергә, шәхси гигиена таләпләре үтәлергә, су, су агызу урыннары белән тәэмин ителергә, биологик калдыклар үләт базларына, биотермик чокырларга күмелергә тиеш, чалу урыннарына чит кешеләр, мәчеләр һәм этләрне якын китерергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев