Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яңа пособиене 25 мең гаилә алган

Татарстанда 8–17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче 25 мең гаилә, шул исәптән 8,5 мең күпбалалы гаилә Россия Президенты кушуы буенча аз керемлеләр өчен билгеләнгән яңа пособие алган.

Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәренә караганда, аларга инде 625 миллион сумнан артыграк акча түләнгән. Кагыйдәләр буенча, яңа түләү алуга гариза 30 эш көне эчендә каралырга тиеш. Кабул ителгән карар турында хәбәр «Шәхси кабинет»ка җибәрелә. Гариза хупланганда, акча 5 эш көне эчендә мөрәҗәгать итүченең картасына килә.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы, Пенсия фонды бүлеге һәм Күпфункцияле үзәк офислары аша тапшырырга мөмкин.  Пособие гаиләдә җан башына туры килә торган керем 1 кешегә төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булганда, ата-ананың мөлкәте таләптә билгеләнгәннән артып китмәгәндә, шулай ук кереме булганда (булмаса, моның нигезле сәбәбе кирәк) билгеләнә. Яңа түләү күләме ата-ананың кеременә бәйле. Ул Татарстанда бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев