Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кайнар элемтә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар элемтә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу  хакта ведомство сайтына сылтама белән мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикалылар балалар киемнәре, аяк киемнәре, мәктәп формасы, уенчыклар, канцелярия товарлары, балалар азык-төлеге сыйфаты куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга куелган норматив гигиена таләпләре буенча сораулар бирә алачак.

Шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221 90 16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев