Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды

Быел гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы 36 357 сум тәшкил иткән.

Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, «ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе» эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, мондый килешү Татарстанда сигезенче тапкыр имзалана. Минималь хезмәт хакының күләме федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 12 130 сум тәшкил итәчәк. Икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен аның күләмен 14 мең сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә.

«Бу килешүне төзү — республикада бөтен төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай нәтиҗәгә китерәчәк», — ди Рөстәм Нигъмәтуллин. Тулай төбәк продукты үсеше республикада 2019 елда 101 процент тәшкил итә, сәнәгый җитештерү индексы 103,6 процент. Төп капиталга инвестицияләр күләме 630 млрд сумнан арта.

2019 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча уртача эш хакы 36 357 сум тәшкил иткән. Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә мәсьәләләр республикада өч якның — Хөкүмәт, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның конструктив хезмәттәшлеге кысаларында хәл ителә.

Килешү текстына ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, «ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе» эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйды.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/26-12-2019/tatarstanda-minimal-hezm-t-haky-turynda-kilesh-imzalandy-5713292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев