Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ковид йоктырган пациентлар өчен 15 мең метр кислород көпшәсе әзерләнгән

Шулай ук 2221 клапан, 1540 дымландыргыч урнаштырылган, сигез учреждениедә өстәмә рәвештә 14 газификатор монтажланган.

Узган елда Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентларны медицина кислороды белән тәэмин итү өчен 15 мең метр көпшә әзерләнгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«2020 елда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү, республикада барлык йогышлы авырулар госпитальләрен модернизацияләү максатыннан госпитальләрне медицина кислороды резервы белән тәэмин итү буенча эш башкарылды. Республика учреждениеләрендә 15 мең метрдан артык озынлыкта кислород көпшәсе әзерләнде», — дип искәртте спикер.

Шулай ук 2221 клапан, 1540 дымландыргыч урнаштырылган, сигез учреждениедә өстәмә рәвештә 14 газификатор (медицина кислороды саклана торган савытлар) монтажланган.

Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләрен кислород белән тәэмин итү өчен 259 миллион сум акча сарыф ителгән.

«Бу эшләр коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итә торган барлык койкалар да Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә кислород белән тәэмин ителсен өчен башкарылды», — дип искәртте министр урынбасары.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-07-2021/tatarstanda-kovid-yoktyrgan-patsientlar-chen-15-me-metr-kislorod-k-psh-se-zerl-ng-n-5831629

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев