Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган

Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«2022 елның 11 августыннан махсус боерыкка кадәр эпизоотия табылган урыннар, куркыныч янаган һәм күзәтү зоналарындагы территорияләрдә дуңгызларда Африка чумасы буенча чикләү чараларын (карантин) билгеләргә», диелә документта.

Эпизоотия табылган урыннар Югары Ослан районының Килди авылында «Пашков Сергей Игоревич» крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә, Спас районында «Куйбышев» аучылык хуҗалыгы территориясендә, Спас районының Бураково авыл җирлегендә Коминтерн бистәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында ачыкланды.

Эпизоотия урыннарда, ветеринария хезмәткәрләреннән тыш, территориягә чит кешеләр керү, дуңгызларны күчереп йөрү, кертү һәм чыгару, чалу, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен, терлек азыгын чыгару тыела. Моннан тыш, авыру чыганагын юкка чыгаруда файдаланылмый торган транспортка бу территорияләргә керү һәм чыгу тыела.

Документ нигезендә, эпизоотия табылган урыннарга якын территорияләр чикләрендә куркыныч янаган зоналар билгеләнде. Алар эпизоотия табылган урыннардан кимендә биш километр радиуста урнашкан.

Күзәтү зонасына Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнары кертелгән.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X