Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда дистанцион эшләү өчен вакансияләр санының артуын фаразлыйлар

Бүген республика базарында 57 мең буш эш урыны бар.

Татарстанда 18 мең кеше читтән торып эшләү белән мәшгуль, иң югары күрсәткеч 60 мең кешегә җиткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

«Пандемия башланганнан һәм кайбер тармаклар буенча эшчәнлекне чикләү кертелгәннән бирле читтән торып эшләү дигән төшенчә барлыкка килде. Хезмәт кодексында әлеге эш төренең хокукый хәлен җайга сала торган төзәтмәләр кабул ителде, читтән торып эшләүче хезмәткәрләрнең бурычлары һәм эш бирүчеләрнең таләпләре билгеләнде. Бу өлкә офис хезмәткәрләре өчен аеруча кулай», — диде ул.

Спикер читтән торып эшләү өстенлеген билгеләде. Мондый эш режимы мөмкин булган бизнес өчен бу экономия күзлегеннән караганда акланган. Шул рәвешле, бизнес алып баручыларның офис арендалау һәм эш урыннарын җиһазлау буенча чыгымы аз була. Читтән торып эшләү формасы киләчәктә тагын да киңрәк кулланылачак, диде Таҗетдинова.

Республика базарында 57 мең буш эш урыны бар. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында якынча 17 мең кеше исәпләнә. Шулай итеп, хезмәт базарында персоналга мохтаҗ эш бирүчеләр арасында конкуренция күзәтелә. Хәзер һәр эш эзләүченең өч буш вакансия арасыннан сайлау мөмкинлеге бар, диде Таҗетдинова.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/13-09-2021/tatarstanda-distantsion-eshl-chen-vakansiyal-r-sanyny-artuyn-farazlyylar-5837429

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев