Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бик эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда бүген һәм иртәгә 35 градуска кадәр эссе булуы көтелә.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда урыны белән 35 градуска кадәр эссе булуы көтелә. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республикада температура кинәт югары күтәрелү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эссе энергосистемаларда гадәттән тыш хәл килеп чыгу рискын арттыруы турында кисәтә. Моннан тыш, табигый янгыннар чыгу куркынычы зур.

Табигатьтә һәм сулыклар янында ял иткән вакытта эссе сугу яки аңны югалту рискы булу сәбәпле, игътибарлы булу сорала.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186116/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев