Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тапкырлык – алгарыш нигезе

Барлык алдынгы илләрдә дә хезмәткәрләрнең файдалы һәм отышлы идеяләрен, тәкъдимнәрен туплау фәнни һәм техник потенциалны арттыруын беләләр. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә дә белгечләрне рационализаторлык эшенә тартуга җитди карыйлар. "Баулынефть" идарәсенең иң яхшы яшь рационализаторларының берсе Вячеслав Головач безгә шундый эше турында сөйләп узды.

Яхшы идеяләр планы
Рационализаторлык хәрәкәте "Татнефть"тә компания барлыкка килгәннән бирле бар дию ялгыш булмас. Аның җитәкчелеге бүген дә хезмәткәрләрне эшкә иҗади карарга стимуллаштыра. Ел да һәр цехка план бирелүе, ягъни ел дәвамында эшкә кертелергә тиешле рационализаторлык тәкъдимнәр саны билгеләнүе дә уз уңай ролен уйный. Әйтергә кирәк, "Баулынефть" идарәсе әлеге планны ел да арттырып үти.
ППН цехының коррозиядән саклау участогы инженер-технологы Вячеслав Головач әйтүе буенча, яңа идеяләр табу авыр түгел, эш барышында алар үзеннән-үзе барлыкка килә, чөнки өзлексез нефть производствосын тормышка ашырганда әледән-әле килеп чыккан катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләргә кирәк була.
- Хезмәтеңне уңайлырак, нәтиҗәлерәк итәрлек идея яныңда гына була кайвакыт. Ниндидер характеристикаларны, механик өлешне үзгәртү генә дә рационализаторлык тәкъдиме булып торырга мөмкин.
Үзенең тәүге шундый идеясен Вячеслав 2007 елда керткән. Шушы биш ел эчендә аның катнашында 70ләп рационализаторлык тәкъдимнәре эшләнгән һәм производствога кертелгән.
Вячеславның фикере буенча, рационализаторлык эшенең әһәмияте бик зур. Ул җитештерүне үстерү, хезмәт шартларын яхшырту, аның куркынычсызлыгын арттыру мөмкинлеге бирә, шулай ук цехның рейтингын күтәреп, хезмәткәрләрне матди һәм мораль бүләкләүдә чагылыш таба. Өстәвенә, икътисади нәтиҗәлелек тә зур роль уйный. Якынча исәпләүләр буенча, Вячеслав һәм аның автордашлары керткән тәкъдимнәр 400 мең сумга якын акчаны янга калдырырга ярдәм иткән. Ә бит барлык рационализаторлык тәкъдимнәре дә турыдан-туры акча белән бәйләнмәгән, аларның кайберләре хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Рационализаторлык - күмәк эш
Рационализаторлык тәкъдим-нәренең күбесе аерым автордан түгел, ә хезмәткәрләрнең зур булмаган төркемнәреннән керә.
- Бу коллектив эш. Мәсәлән, син механизмны камилләшәтерү идеясен бирәсең, слесарь аны тормышка ашыра, эшне контрольдә тотучы мастер шулай ук үз тәкъдимен кертә. Мондый төркемнәр күбрәк идеяләр кертеп, аларны нәтиҗәлерәк тормышка ашыралар, - ди Вячеслав.
Рационализаторлык эшенең тагын бер уңай ягын әйтми булмый. Ул белемнәреңне тирәнәйтүне һәм киңәйтүне, конструкторлык һәм технология мәсьәләләрен җентекле өйрәнүне таләп итә.
- Безнең участок нефть промыселы җиһазларын коррозиядән саклау белән шөгыльләнә. Рационализаторлык эше нәтиҗәсендә мин коррозиядән саклауның башка юнәлешләрен яхшырак белә
башладым.
Рациональ кешеләр
Рационализаторлык белән стандарт булмаган фикер йөртүгә сәләтле, үз белемнәрен арттырырга омтыл-ган, кызыксынучан акыллы кешеләр генә шөгыльләнә аладыр. Вячеслав белән аралашкан вакытта, аның бу эшенә гаиләсе этәргеч биргән, дигән фикер туды. Әтисе Виктор Николаевич күп еллар фрезерлаучы булып эшли. Шулай итеп, механизмнарның үзлеге белән кызыксыну егеттә бала вакытында ук барлыкка килгән. Аның әйтүе буенча, ул әле дә кайвакыт әтисенә берәр детальне ясауга кагылышлы соравы белән мөрәҗәгать итеп, файдалы киңәш ала.
Вячеславның ППН цехында эшләүче тормыш иптәше Алсу да, ире үрнәгендә, үз рационализаторлык тәкъдимнәрен тормышка ашыра башлаган.
Нефтьчеләр гаиләсендә ул һәм кыз үсеп килә. Вячеслав тәрбия мәсьәләләренә дә рациональ карый - ул улына техник белем бирүне максат итеп куя, аның фикеренчә, инженерлык һөнәрләре киләчәктә төп урынны алачак. Төрле бүләкләргә лаек булган әтисе малайга, һичшиксез, бик яхшы үрнәк булып тора. Вячеслав Головач "Татарстан Республикасының уйлап табу һәм рационализация отличнигы" күкрәк билгесе, "ТР уйлап табучылар һәм рационализаторларыҗәмгыятенә 50 ел" медале, ТР уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев