Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылу

Без август аенда шәһәребездә Россиянең күренекле рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Баулыда туып-үскән шагыйрә Халидә Гыйләҗеваның тормыш иптәше Рәшит Гыйләҗевның юбилей күргәзмәсе оештырылуы турында язып чыккан идек инде. Ә август ахырында аның күргәзмәсе республиканың сәнгать эшлеклеләре катнашында Казан Кремлендә ачылды. Пейзажчы, портретчы, тематик композицияләр остасы, өч меңнән артык сынлы...

Без август аенда шәһәребездә Россиянең күренекле рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Баулыда туып-үскән шагыйрә Халидә Гыйләҗеваның тормыш иптәше Рәшит Гыйләҗевның юбилей күргәзмәсе оештырылуы турында язып чыккан идек инде. Ә август ахырында аның күргәзмәсе республиканың сәнгать эшлеклеләре катнашында Казан Кремлендә ачылды. Пейзажчы, портретчы, тематик композицияләр остасы, өч меңнән артык сынлы сәнгать әсәрләре авторы Рәшит Гыйләҗев күргәзмәгә соңгы ун елда иҗат иткән әсәрләрен куйган. Петербург һәм Казанның архитектура һәйкәлләре, Франциянең көньяк яр буе, таулы Кырым күренешләре, туган ягының ямьле табигате, натюрмортлар һәм гади кыр чәчәкләре бәйләмнәре - болар барысы да дөньяны үзенчә күрә белүче һәм үзенә генә хас башкару алымы булган останың иҗат тирәнлеген ачык чагылдыра.
Сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен, гомуми җыелыш карары белән Рәшит Акмалович Гыйләҗев "Европа-Азия" Халыкара гуманитар академиясенең мактаулы әгъзасы (академигы) итеп сайланды. Казандагы шәхси күргәзмәне ачу вакытында академик Дипломын аңа Академия Президенты Энгель Таһиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев