Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сквер ташландык хәлдә калып бара...

Баулының төньяк-көнчыгышында урнашкан Нефтьчеләр проспекты буйлап җәяү генә эштән кайтып киләм. Артымнан өлкәнрәк яшьтәге бер апа куып җитте. Үзен шул урамда яшәүче Валентина Кузнецова дип таныштырды ул.

– Исәнмесез, сез корреспондент бит, әйеме? Бераз вакытыгыз булса, тыңлагыз зинһар, үзебезне борчыган хәлне сөйлим әле, – диде ул. – Бу урамда ял итү зонасы, парк ясап куйгач, күпләребез сөенде. Хәтта яктырткыч фонарьлар да куелды бит. Тик

моннан 2–3 ел элек кенә күз явын алырлык итеп ясалган урам бүген ташландык хәлдә калып бара түгелме? Бер ел дигәндә фонарьлар янмый башлады. Быел кыш көннәрендә кар чистартканда берничә багананы бәреп, авыш хәлдә калдырып киттеләр. Берсен быел сайлау көнендә бөтенләй аударып киткәннәр иде. Ул берничә көн юл уртасында ятты. Берәрсен ток суга күрмәсен дип, без электрчылар чакырттык.

Торбасын, кыек итеп булса да утыртып, ялгап киткән булдылар. Тик утлар барыбер кабынмады. Яндырмагач, җәяүле өчен файдасы булмагач, нигә кирәк булды икән соң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев