Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Скутерга утырганчы, уйла!

Ял көнендә Баулы ДАИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш скутерда җилдерүче ир-атны туктаттылар. Транспорт чарасы алынды. Инспекторларның моңарчы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы скутер ияләрен тоткарлаганнары булды.

Башта скутерның нинди транспорт төре икәнлеген ачыклыйк. Иң әүвәл юл хәрәкәте кагыйдәләрендә скутер төшенчәсенең булмавын искәртик, бу, кем әйтмешли, халык атамасы. Һәм ул мототехниканың шактый ук киң спектрына карый - мопедлардан алып минибайкларга һәм мотоциклларга кадәр. "Мопед" - күләме 50 куб. смдан артмаган двигательле һәм тизлеге 50 км/сәгатьтән артмаган ике яки өч тәгәрмәчле транспорт чарасы. Скутер да шуларның бер төре. Мопед механик транспорт чарасы булып саналмый, шуңа күрә аның белән шофер таныклыгыннан башка идарә итеп була, ләкин бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү бурычыннан азат итми, чөнки скутерга утырган кеше юл хәрәкәтендә катнашучыга әверелә. Язгы-җәйге чорда ике тәгәрмәчле транспорт белән бәйле аварияләр арта.
Агымдагы елның май аенда шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә юл-транспорт һәлакәте булган: 16 яше дә тулмаган үсмер, "Светлана" кибете янында борылган чакта, баганага килеп бәрелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган яшүсмергә карата эш балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган. Әгәр егет берәрсенең кыйммәтле чит ил машинасына бәрелгән булса? Бу очракта ата-аналарга машинаны ремонтлауны үз өсләренә алырга туры килер иде.
Кызганычка каршы, "кайгыртучан" әниләр һәм әтиләр, үз балаларына скутер сатып алган чакта, аның бәла китереп чыгару һәм, иң куркынычы, кешеләр һәлак булу ихтималы турында уйланмыйлар. ДАИ мәгълүматлары буенча, мопедлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре көннән-көн арта. 2012 елның 8-9 маенда Татарстанда мототранспорт катнашында биш юл-транспорт һәлакәте булган.Агымдагы елның 4 аенда республикада мототранспорт катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18гә күбрәк), нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган (ике тапкыр күбрәк) һәм 28 кеше төрле имгәнүләр алган. "Российская газета"да китерелгән соңгы статитикага караганда, "хокуксыз" транспорт һәлакәтләре 6,5 процентка, үлем очраклары саны 27 процентка арткан.
2008 елда Лаеш районында балалар утырган скутер КамАЗ астына кергән. Өч яшьлек бала урында ук үлгән, 12 яшьлек скутер йөртүче җитди имгәнүләр алып, инде 4 ел дәвамында комада ята.
Узган ел безнең районда ике тәгәрмәчле транспорт катнашында ике һәм квадроцикл катнашында бер юл-транспорт һәлакәте булган. Быел хәлләрнең тагын да кискенләшүе мөмкин, чөнки мопед руле артына утыручылар саны арта бара.
Шуңа күрә, үз балаңа скутер сатып алганчы (скутер белән 16 яшьтән кече балаларга идарә итү рөхсәт ителми), иң әүвәл аңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтергә һәм кайсы җирдә йөрергә яраганлыгын аңлатырга кирәк. Мәсәлән, безнең шәһәребездә скутерларның күплеген Октябрь мәйданында кичен күрергә мөмкин. Мопедта җилдерүче яшьләр биредә нәниләр уйнавын күрмиләр дә кебек.
Мопедларга кагылышлы кагыйдәләр:
* велосипедлар, мопедлар кырыйдагы уң полосада мөмкин булганча уңдарак, бер рәт булып хәрәкәт итәргә тиешләр.
Велосипед һәм мопед йөртүчеләргә түбәндәгеләр тыела:
* автомагистральләр буенча хәрәкәт итү;
* рульгә тотынмыйча бару;
* пассажирлар йөртү (бары тик 7 яше тулмаган балаларны ышанычлы аяк куйгычлы өстәмә утыргычлар булганда гына йөртергә ярый);
* озынлык яисә киңлек буенча яртышар метрга чыгып торучы йөк күчерү, яисә идарә итүгә комачаулаучы йөк урнаштыру;
* янәшәдә велосипед сукмагы булса да, юл буенча хәрәкәт итү;
* мотошлемны эләктермичә хәрәкәт итү.
Үз балагызга әлеге төр транспорт чарасын сатып алган чакта, өстегезгә нинди җаваплылык алуыгыз турында тагын бер кат уйлагыз.
Балагыз тормышы - үз кулыгызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев