Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә шулай да могҗизалар бар!

Могҗизаның булу-булмавы бездән генә тормый, фән, безнең табигать турындагы белемнәребез кысаларына сыймаган хәлләр Ходай тарафыннан эшләнәдер. Әмма могҗизага да лаек булырга кирәк, күрәсең. Баулылы Марат Ильясов һәм аның саклаучы фәрештәсе булган әнисе Гайшә ханым кичергәннәр шуның ачык мисалы.

Газетабызны даими укучылар якташыбыз Марат Ильясовка ярдәм йөзеннән үткәрелгән чараларны яхшы хәтерлиләрдер. Кирәкле сумма җыелгач, Марат әнисе белән Германия клиникасына тикшеренү үтәргә барырга тиеш иде. Һәм менә уртак көч белән кирәкле сумма туплангач, алар ерак юлга чыктылар. Маратның өметләре зур иде: бәлки, данлыклы клиникада аны тулысынча аякка бастыра алырлар... Әмма чынбарлык ул уйлаганча, дөресрәге, бездәге табиблар фаразлаганча булмаган. Умыртка баганасының никадәр җәрәхәтләнгән икәнлеген бездә күрмәгәннәр булып чыккан. Тикшеренү һәм томография арка миенең тулысынча диярлек өзелүен ачыклаган, ул миллиметрдан да нечкәрәк килеш калган (нормаль хәлдә аның калынлыгы 7-8 миллиметр). Шул сәбәпле, операция ясау мөмкин булмаган, чөнки әлегә арка миен үстерергә өйрәнмәгәннәр.
- Андагы табиблар шундый хәлдә дә йөри алуыма таң калдылар, мондыйны күргәнебез юк иде әле, бу - могҗиза, диделәр. Мин бик әйбәт клиникада тернәкләнү курсы үттем, нәтиҗәсен күрдем. Өметләрем тулысынча акланмаса да, зарлану гөнаһ булыр иде. Мин анда күп әйбергә өйрәндем, күп нәрсәне аңладым, - ди егет, үзенә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен җиткереп.
Марат күңел төшенкелегенә бирелми, сәламәтлек өчен көрәшүен һичшиксез дәвам итәчәген әйтә. Ул Германиядәге табиблар белән дә хәбәрләшеп торачак. Үзе уйлап тапкан тренажерларны камилләштерүне ниятли. Ул шулай ук башка илләрдә, мәсәлән, Израильдә нинди тернәкләндерү мөмкинлекләре барлыгы турында мәгълүмат җыя. Андагы медицина дөньяда иң алдынгыларның берсе булуы билгеле бит, иң өметсез кебек күренгән очракларда да кешеләргә ярдәм итүләре мисаллары да шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев