Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр Яңа елга әзерләнә

Октябрь мәйданында яңа ел шәһәрчеген төзү һәм бизәү эшләре ахырына якынлаша.

Әлеге эшне ел саен шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары башкара.
- Без былтыр боздан капкалар ясаган идек, быел да төп керү урыны каршында стена төзибез, анда бары тик "2012 ел" дип язасы гына кала, - диләр "Нефтестрой" ЧҖҖ хезмәткәрләре. Алар үз эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр.
Шәһәрнең баш архитекторы Таһир Шакировның сүзләре буенча, "Нефтестрой" хезмәткәрләре ел саен тиз һәм сыйфатлы итеп эшлиләр. Шәһәрчек төзелеше өчен боз блокларын "Баулынефть" идарәсе хезмәткәрләре кайтарган.
Кышкы чорда "йокыга" талган фонтан боз "сараена" әверелә, аның стеналарын "Татгазэнерго" ЯАҖ филиалы, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча идарә, "Бавлыводоканал" ЧҖҖ, "Безнең йорт" ТМШ хезмәткәрләре күтәрә. Яңа ел чыршысының каркасын "Мехсервис-НПО" ЧҖҖ урнаштырган, аңа нарат ботакларын "Баулы УТТ" ЧҖҖ хезмәткәрләре беркеткән.
Быел мәйданны кардан ясалган әкият персонажлары белән бизәү планлаштырыла, бу эш белән мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк. Хәзер яңа яктылык элементлары булган декоратив баганалар урнаштырыла, боз тавы төзелеше дәвам итә. Ә менә Кыш бабай һәм Кар кызы быел өчәр метрлы булачаклар, аларны пенопласттан эшләячәкләр.
Быел шулай ук Горький урамын да үзенчәлекле итеп бизәргә исәп тоталар. Моннан тыш, районның барлык предприятиеләре һәм оешмалары үз территорияләрен бизәү белән шөгыльләнәләр. 22 декабрьгә шәһәр бәйрәмчә төс алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев