Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым түлә һәм тынычлап йокла

Хәбәрчебез сорауларына Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Н.Н.Андреева җавап бирә.

Пеня исәпләнмәсен өчен,  2018 ел өчен милек салымнарын кайсы вакытка кадәр түләргә кирәк?

Физик затлар транспорт һәм җир салымын, шулай ук физик затлар милегенә салымны салым органы җибәргән искә төшерү кәгазьләре нигезендә түли.

Аларны салым чорыннан соң килүче елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Шулай итеп, 2018 ел өчен салымнар 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмый түләнергә тиеш. Бу датаның якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, 2 декабрьдән дә соңга калмаска киңәш итәбез.

Салым буенча пеня ничек исәпләнә?

Россия Федерациясе Салым кодексының 75нче маддәсе 1нче һәм 3нче маддәләре нигезендә, пенясалым түләүче салымнарын югарыда әйтелгән көннән соңрак түләгән очракта түләнә.

Пеня, салымнар һәм җыемнар турындагы закончалык белән билгеләнгән көннең икенче көненнән башлап, салым түләү буенча бурычларны үтәү срогы чыккан һәр календарь көн өчен исәпләнә.

Гражданнарның милек салымын вакытында түләмәүгә килгәндә, салымны вакытында түләмәгән өчен пеня 3 декабрьдән исәпләнәчәк.

Искә төшерү кәгазендә күрсәтелгән салымнарны нинди ысуллар белән түләп була?

Салымнарны түбәндәге ысуллар белән түләргә мөмкин:

- банк бүлеге аша, шул исәптән банклардагы түләү терминаллары аша;

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша (аңа керү мөмкинлеге булган очракта);

- почта элемтәсе бүлеге аша (торак пунктта банк булмаганда).

Сезнең өчен салымны икенче кеше дә түли ала, шулай ук башка зат (сезнең законлы яки вәкаләтле вәкил). Шул ук вакытта салым күчерүгә түләү документлары тиешле сумманың сезнең өчен түләнүен расларга тиеш.

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Салым инспекциясе 2018 ел өчен бюджетка милек салымын вакытында  һәм тулысынча түләргә чакыра! Сез түләгән салымнар игелекле эшләргә тотыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев