Салым инспекциясенең Баулы бүлекчәсендә – ачык ишекләр көне
Салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен 9, 10 ноябрьдә Ачык ишекләр көне үткәрә.
Инспекциянең эш сәгатьләре:
9 ноябрьдә – 8-18 сәгатьләрдә
10 ноябрьдә (шимбә) – 9-14 сәгатьләрдә
Салым инспекциясе белгечләре салым түләү сроклары, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында җентекләп аңлатачак, шулай ук гражданнарның салым белән бәйле сорауларына җавап бирәчәк.
Федераль салым хезмәтенең “Личный кабинет налогоплательщиков для физических лиц” интернет-сервисында теркәлү мөмкинлеге дә биреләчәк. Моның өчен шәхесне раслаучы документ булу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев