Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Баулы егете Марат Ильясовны үрнәк итеп куйды

Президент картлар, балалар йортларында эшләүче хезмәткәрләрнең эше дә авыр булуын, алар турында күбрәк сөйләргә кирәклекне әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны авыру балалар тәрбияләүче әниләр, картлар, балалар йортларында эшләүче персонал турында күбрәк язарга өндәде.

Президент авыру балаларны тәрбияләп, бөтен кыенлыгын үз җилкәсенә алган хатын-кызларны геройга тиңләде.

«Мин алар белән очрашканда, „авырдыр бит сезгә“ дип сорагач, „бу бит минем бала, Ходай шулай язган“ диләр. Нәрсә генә эшләмиләр алар, тәүлегенә 24 сәгать шул бала белән. Аларны беркем белми, алар турында язарга кирәк», — диде Президент хатын-кыз журналистлар белән очрашуда.

Ул Баулыда әнисе белән яшәүче, автор методикасы белән тренажерлар эшләүче инвалид егетне мисалга китерде.

«Һәркайсыбыз зарланабыз: баш авыртып тора, кояш юк, ә шул кешеләрне тормышны ничек бәяләгәннәрен, ничек итеп яшәргә тырышканнарын күз алдыгызга китерегез. Ә монда сәламәт уңышка ирешкән кеше дә үз-үзенә кул салган очраклар бар. Аллаһ сакласын!» — дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов картлар, балалар йортларында эшләүче хезмәткәрләрнең эше дә авыр булуын билгеләп узды.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/official/03-03-2021/r-st-m-mi-nehanov-avyru-balalar-t-rbiyal-che-nil-r-turynda-k-br-k-yazarga-nd-de-5810494

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев