Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә үзмәшгульләр саны 4 миллионга җиткән

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, махсус салым режимы кертелгән чор өчен үзмәшгульләрнең кереме 882 миллиард сумнан артып киткән.

Россиядә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлүчеләрнең саны 4 миллионга җиткән. Бу санны Федераль салым хезмәте бастырган, дип яза Российская Газета.ru.

Ведомствода ачыклауларынча, үзмәшгульләрнең керемнәренә салым салынган вакыттан алып 2019 елда илдә якынча өч миллион кеше әлеге статуста булган (һәрвакытта да теркәлмәгән).

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, махсус салым режимы кертелгән период өчен үзмәшгульләрнең кереме 882 миллиард сумнан артып киткән. Шул вакытта үзмәшгульләр 610 миллионнан артык чек биргән. Чекның уртача бәясе 1446 сум.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X