Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика көне уңаеннан

Һәр елны иң нәтиҗәле идарә итүне ачыклау максатыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр дип танылган муниципалитетлар башлыкларына бүген Казанда Татарстан президенты 100 "Fiat Aibea" ачкычларын тапшырды. Җиңүчеләр йөзлегенә ике Баулы районы вәкиле дә керде - Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Елена Зелепугина һәм Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов.

- Иң төп бурыч - оператив һәм мобиль булу. Моның өчен тизрәк хәрәкәт итәргә, үз вакытында мәгълүмат алырга һәм карарлар кабул итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге бурычның бер өлеше - муниципаль хакимиятне компьютерлаштыру - хәл ителде, муниципалитетларны транспорт белән тәэмин итү дә акрынлап хәл ителә, дип искә төшерде.

Конкурста барлык муниципалитетлар да катнашты, шул исәптән соңгы этапта - 193, нәтиҗәдә 100 муниципалитет машиналы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев